ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять

Александр Хинштейн: “Татарстанда торакны өлешләп төзүдә алданганнар проблемасы ел ярым-ике елда хәл ителә ала”

30 Июль 2010,17:36

Татарстанда 59 проблемалы объект бар, әмма Мәскәү өлкәсе барысыннан да алда бара

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Татарстанда торакны өлешләп төзүдә алданганнар проблемасы ел ярым-ике елда хәл ителә ала”, - дип белдерде бүген журналистлар белән очрашу вакытында “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнар хокукларын яклау буенча Эшче төркеме рәисе Александр Хинштейн. “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнарның хокукларын яклау буенча Эшче төркеменең Казанда узган күчмә утырышыннан соң.
Александр Хинштейн сүзләренчә, Татарстанда өлешләп төзүдә алданганнар проблемасы башка төбәкләргә караганда нәтиҗәлерәк хәл ителә. “Без башка төбәкләргә Татарстан тәҗрибәсен үрнәк итеп куябыз. ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды өлешләп төзүдә алданганнар проблемасын чишәргә алына. Дәүләтнең, алданган кешеләрне яклап, ташламалы ипотека кредитлары бирү аша торак белән тәэмин итүе – моңарчы күрелмәгән хәл. Россиядә мондый фондлар башка юк. Бу миндә Татарстанда калган проблемалы объектлар төзелеп бетәр дигән өмет уята”¸- диде ул.
“Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнар хокукларын яклау буенча Эшче төркеме торакны өлешләп төзүдә алданганнарның реестрын төзи. Татарстанда 59 проблемалы объект бар, әмма Мәскәү өлкәсе барысыннан да алда бара. Россия буенча мондый объектларның саны 1 меңгә якынлаша.
Татарстанда иң авыры - “Свей” фирмасы объектларында. “Компания үз өстенә алган вәкаләтләрне озак вакыт инде үтәми. Егермедән артык йортны кулланышка тапышырырга кирәк. Алар белән бүген җитди сөйләшү булды. Алар безгә җиде объектны якын берничә ай эчендә кулланышка тапшырачагын вәгъдә итте..Әгәр бу йортлар буенча карар тормышка ашмаса, “Свей”га карата җинаять эше яңартыла. Безгә дә берничә мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәргә кирәк. Берсе җир мәсьәләсенә кагыла. Бу проблеманы чишмичә, йортны кулланышка тапшырып булмый”, - диде Александр Хинштейн.
2008 елдан бирле Татарстанда кырыктан артык йорт кулланышка тапшырылган, якын арада тагын 11 йорт сафка басар дип көтелә.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?