Җәмгыять

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы беренче яртыеллыкта башкарган эшенә нәтиҗә ясады

30 Июль 2010,18:33

29 июльгә Татарстанның урман фондында 140,57 гектар мәйданда 73 урман янгыны теркәлгән

(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Бүген Казанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышы булды. Республика территориясендә урнашкан аномаль эсселек аркасында хәзер Татарстан урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли – урманнарда янгын чыгу куркынычы гаять зур.
Нәкъ менә шуңа күрә дә ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев үз коллегаларын утырыш бер сәгатьтән дә артыкка сузылмаска тиеш дип кисәтеп куйды. “Урман хуҗалыгының язмышы урынннарда хәл ителә, без барыбыз да моны яхшы беләбез”, - дип ассызыклады ул.
29 июльгә Татарстанның урман фондында 140,57 гектар мәйданда 73 урман янгыны (2009 елның шул чорында 75,32 гектар мәйданда 44 янгын чыккан) теркәлгән. Бер янгынның уртача мәйданы 1,93 гектар (2009 елда – 1,71 гектар) тәшкил итә.
2010 елның беренче яртыеллыгында урманнарда янгын куркынычы кагыйдәләрен бозган өчен 47 беркетмә төзелгән. Әлеге эшләр буенча штрафларның гомуми күләме 50 мең сум тәшкил иткән, әмма әлегә 13 мең сумлык кына штраф түләтелгән.
Корылыкка бәйле проблемаларга да карамастан, Наил Мәһдиев үз кул астында эшләүчеләрнең еллык планны үтәвенә аерым игътибар бирде.
Урман хуҗалыгы министры коллегаларын үзләре җитәкләгән предприятиеләрнең күпме табыш алуы турында уйланырга чакырды. “Гади технологияләр, мисал өчен, умартачылык белән шөгыльләнегез. Дәүләт урман фондында теләсә кайсы учреждениенең бурычы – табыш алу. Моны аңламаган һәркемне министр белән катгый сөйләшү көтә”, - дип кисәтте коллегиядә катнашучыларны Наил Мәһдиев.
Искәртеп узабыз, соңгы елларда республикада урманнарны яңадан торгызу чаралары аны кискән мәйданнардан 1,5-2 мәртәбә артыграк мәйданда алып барыла. Мисал өчен, 2009 елда урман 1,3 мең гектар мәйданда киселгән, 2010 елда урманны яңадан торгызу эшләре 1,7 мең гектар мәйданда башкарылган.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла