ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

117



Адымнар
Адымнар     

07.02.2012

34



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

59



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Сәясәт

Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге сәяси советы утырышы уза

31 Июль 2010,10:17

Утырышны сәяси совет секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрәчәк һәм алып барачак

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Бүген “Бердәм Россия” партиясе Татарстан бүлеге сәяси советының XXXIV утырышы уза. Утырышны сәяси совет секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрәчәк һәм алып барачак, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлекләренең җирле сәяси советлары яки конференцияләр тарафыннан 2010 елның 10 октябрендә узачак сайлауларда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына алга таба депутатлыкка кандидат итеп күрсәтү өчен җирле сәяси советлар тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатураларны килештерү турындагы мәсьәлә көн тәртибендәге төп мәсьәлә булачак.
Сәяси совет утырышында шулай ук сәяси партияләр, депутатлыкка кандидатлар, җәмәгать оешмалары, Татарстан Республикасы сайлаучыларына “Гадел сайлаулар өчен” дигән мөрәҗәгать кабул ителәчәк, хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелачак.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?