ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Икътисад

Татарстанда ике атна эчендә 568 исәпләү приборы урнаштырылган

31 Июль 2010,14:12

Республикада барлыгы 1672 исәпләү приборы урнаштырылган, бу быелга планлаштырылганның 23 проценты дигән сүз

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Узган ике атнада Татарстанда 568 исәпләү приборын урнаштыру эшләре төгәлләнгән, 1898 исәпләү приборын монтажлау эшләре башланган. Республикада барлыгы 1672 исәпләү приборы урнаштырылган, бу быелга планлаштырылганның 23 проценты дигән сүз.
Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин “Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм күрсәтү фонды турында”гы РФ законын гамәлгә ашыру, торак төзү һәм файдалануга тапшыру, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен яңа торак сафка бастыру мәсьәләләренә багышланган республика киңәшмәсендә әнә шулай дип белдерде. Киңәшмә Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узды, аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
“Исәпләү приборлары урнаштыру буенча программаны үзгәртүгә ихтыяҗ бар. Әлеге программага кертеләчәк йортларны тикшергәннән соң, йортларның аерым категориясендә энергияне аз куллануга бәйле рәвештә җылылык исәпләү приборларын урнаштырырга кирәкми булып чыкты. Кайбер муниципаль берәмлекләрдә әлеге программага үзгәрешләр кертергә туры киләчәк”, - дип хәбәр итте Марат Хөснуллин.
Аның сүзләренә караганда, муниципаль берәмлекләргә исәпләү приборлары урнаштыру буенча тиешле тәкъдимнәр җибәрелгән инде.
Республикада лифтларны алыштыру эшләре график нигезендә алып барыла. Хәзерге вакытта 359 лифт урнаштыру буенча эшләр төгәлләнгән, бу планлаштырылган күләмнең 42 процентын тәшкил итә. Бүгенге көндә 252 лифтны монтажлау эшләре бара.
Министр биргән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә муниципаль берәмлекләр Фонд акчаларыннан – 59, ТР бюджетыннан 56 процент күләмендә финансланган. Тулаем алганда, республикада 4,5 миллиард сумлык башкарылган эш күләменнән чыгып, идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренә 3,5 миллиард сум акча күчерелгән, бу программа лимитының 54 проценты дигән сүз. 28 муниципаль берәмлектә ТР бюджеты акчалары идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре счетларына тулысынча күчерелмәгән.
Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре счетларына җирле бюджет акчаларын күчерүгә бәйле проблемалар да бар. 13 муниципаль берәмлек республика буенча уртача дәрәҗәдән кимрәк акча күчергән. Хәзерге вакытта республикада идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре счетларына милекче акчаларының еллык лимитының бары тик 39 проценты гына күчерелгән. 16 муниципаль берәмлектә милекчеләрнең акчаларын күчерү проценты түбән.

 

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?