Казанда IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак
11 Август 2010,10:53Анда дөньяның төрле почмакларыннан - Алмания, АКШ, Кытай, Австралия, Канада, Россия, Татарстан һәм башкалардан 600 делегат катнашыр дип көтелә
(Казан, 11 август, “Татар-информ”). 27-30 август көннәрендә Казанда IV Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Анда дөньяның төрле почмакларыннан - Алмания, АКШ, Кытай, Австралия, Канада, Россия, Татарстан һәм башкалардан 600 делегат катнашыр дип көтелә.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы беренче тапкыр 2004 елда уза. Ул ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм дөньяның барлык төбәкләреннән килгән татар яшьләрен берләштерүче төп чараларның берсе булып тора. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бюросы – даими эшләүче оешма. Ул яшь татар оешмаларының зшчәнлегенә юнәлеш бирә, аларның үсеш нокталарын, стратегиясен билгели.
Быел Форум барлык мөселманнар өчен изге булган Рамазан аена, шулай ук Татарстан Республикасы оешуга 20 елны бәйрәм итү көннәренә туры килә. Форум вакытында вәкилләр "Бердәм татар мәгьлүмәт кырын булдыру", "Массакүләм мәдәният диктаты булганда, ничек милли үзәнчелекне сакларга?", "Милли бизнес", "Милли үзаңны саклап калуда рухи кыйммәтләрнең әһәмияте", "Яңа татар зыялыларын тудыру", "Күпмилләтле илдә милли мәгарифнең үсеш мәсьәләләре" кебек секцияләрдә эш алып барачак. Моннан тыш, кунаклар өчен Казанның тарихи урыннарына сәяхәт оештырылачак. Форум делегатлары Казан Кремле, яңа спорт корылмаларын карый, 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек барышы белән таныша алачак.
IV Бөтендөнья татар яшьләре форумында 2010 елның көзендә Русиядә халык исәбен алу компаниясенә һәм татар халкының бердәмлеген саклап калу мәсьәләләренә аерым игьтибар биреләчәк.






Шәрехләмә язарга