ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Милләттәш, Фән һәм мәгариф

Данил Мостафин: “Татар телен кызыксынып өйрәнүләрен теләсәк, инновацион технологияләрне кулланып эшләргә кирәк”

16 Август 2010,16:38

Ике телдәге билингваль уку-методик комплектлар белән эшләү укучыларга бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә дә уңай йогынты ясар дип көтелә

(Казан, 16 август, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Алдагы уку елына планнар билгеләргә кирәк. Бу юнәлештә хәл итәсе мәсьәләләр бик күп. Аны республиканың фәнни җәмәгатьчелеге, иҗтимагый оешмалар, ата-аналар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элемтәдә эшләгәндә генә уңай хәл итәргә мөмкин”, - дип белдерде бүген ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин Арчада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре август киңәшмәсенең милли мәгарифкә багышланган секция утырышында.
“Күпмәдәниятле белем бирү: туган телләргә өйрәтүдә инновацион технологияләр куллану” мәсьәләләренә багышланган секция утырышы, аерым алганда, башлангыч сыйныфта яңа расланган федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү, бу максаттан яңа уку-методик комплекслар әзерләү, уку процессын кадрлар белән тәэмин итүгә багышланган иде.
Стандартларга килгәндә, Данил Мостафин сүзләренә караганда, яңа стандартлар нигездә Россия халыкларының мәнфәгатьләрен һәм мәгариф ихтыяҗларын канәгатьләндерә, рус һәм татар телләрен тигез күләмдә өйрәнү өчен мөмкинлекләр тудыра.
“Бу стандарт турында сөйләшкәндә, гомуми белем мәктәбе укучыларының Россиядәге тәңгәллеген формалаштыру нигезе буларак, күпмәдәниятле белем бирү моделенең мәгарифтәге яңа юнәлеш булуын әйтеп китәргә тиешбез. Проект Россия федераль дәүләт максатчан программасы кысаларында тормышка ашырыла. Экспериментта Төньяк Осетия-Алания, Чечня һәм Татарстан Республикасы катнаша.
Министрлык планы нигезендә, яңа уку елында татар телендә экспериментка кергән ун мәктәпкәчә тәрбия бирүче һәм илле белем бирү учреждениесенең беренче сыйныф укучылары өчен яңа стандартлар таләпләренә җавап бирә алырдай укыту-методик комплектлар һәм яңа уку әсбаблары эшләнеп бетәчәк һәм сынау чоры башланачак. Проектка ТР Мәгарифне үстерү институты җитәкчелек итә”, - дип аңлатып үтте урынбасар,
сынау уңышлы узган очракта, аны 2014 елда Россиянең башка төбәкләренә дә кертүнең планлаштырылуын әйтеп.
Данил Мостафин белдергәнчә, ике телдәге билингваль уку-методик комплектлар белән эшләү укучыларга бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнгәндә дә уңай йогынты ясар дип көтелә. Чөнки дәреслекләрнең татарча вариантында аерым төшенчәләр, терминнар рус телендә дә биреләчәк. Күнекмәләр формалаштыру ике телдә алып барылачак. “Монда шуңа басым ясап әйтергә кирәк: уку-укыту теле буларак, татар теле калачак”, - диде ул. Рус телле дәреслекләрдә, киресенчә, терминнар татар телендә дә күрсәтеләчәк. Бу исә татар телен өйрәнүгә этәргеч бирәчәк, дип уйланыла.
Урынбасар Татарстанда 5 ел дәвамында рус телендә сөйләшүче балаларга яңа технологиягә корылган “Татарча да яхшы бел” укыту-методика комплекты буенча белем бирү турында сөйләп үтеп, башка милләт балалары татар телен кызыксынып өйрәнүен теләсәк, инновацион технологияләрне кулланып эшләргә кирәклеген кат-кат басым ясап әйтте.
Бүгенге көндә республика мәгарифендә Розалия Нигъмәтуллина, Роза Хәйдәрова, Альберт Яхин методикасына, иҗади үсеш технологиясенә корылган дәреслекләр алдынгы булып санала. Бу методикалар буенча эшләүчеләр саны елдан-ел артып барса да, әлеге күрсәткеч канәгатьләнерлек түгел.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?