ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Милләттәш, Фән һәм мәгариф

Авыл мәктәпләрендә укучы татар балаларының математика, физика, химия, информатика, тарихтан БДИ баллары югары

16 Август 2010,19:09

Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә барлык фәннәрне дә татарча укыган Фәнзилә Мостафина рус әдәбиятыннан – 100, рус теленнән 88 балл җыйган

(Казан, 16 август, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бердәм дәүләт имтиханын тапшырганда, укучыларга тел ягыннан кыенлык булмасын өчен, төшенчәләрне, терминологияне ике телдә дә үзләштерерлек итеп бирергә кирәк. Бүгенге көндә моның белән шөгыльләнмичә булмый. Бу инде урта сыйныфлардан башлап югары сыйныфларга кадәр алып барыла торган эш юнәлеше булып торырга тиеш. Бу хакта Арчада узган киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин белдерде.
Аның сүзләренә караганда, Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсе дә укытучы хезмәтен бәяләүдә бер критерий булып тора. “Әгәр Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләренә күз салсак, шәһәр татар мәктәпләре һәм татар классларында укучылар, рус мәктәпләре укучылары белән чагыштырганда, химиядән, информатикадан, тарихтан, географиядән, инглиз теленнән белемнәренең өстен булуын күрсәттеләр.
Авыл мәктәпләрендә укучы татар балалары да сынатмадылар. Рус мәктәпләрендә укучыларның белемнәренә караганда, математика, физика, химия, информатика, тарихтан баллары югары булды”, - диде Д.Мостафин.
Мәсәлән, Арча районы Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә барлык фәннәрне дә татарча укыган Фәнзилә Мостафина рус әдәбиятыннан – 100, рус теленнән 88 балл җыйган.
“Бик сирәкләр генә шундый уңышка ирешә ала. Бу – югары күрсәткеч. Ул күптән хыялланган КФУның татар журналистикасы бүлегенә укырга кергән. Яр Чаллы егете Ленар Закиров рус теленнән 98 балл җыйган. Бу безнең мәктәпләрнең потенциалын, аларның мөмкинлеген күрсәтә.
Әлбәттә, болар белән генә тынычланырга ярамый. Рус теле, биология, җәмгыять белеме, чит телләрдән, рус мәктәбендә укучыларга караганда, нәтиҗәләр түбәнрәк булды”, - дип билгеләп үтте урынбасар.
2009-2010 уку елында тугызынчы сыйныфлар йомгаклау аттестациясе вакытында предметларны БДИ рәвешендә, ә татар телен традицион формада тапшырды. Бу уку елында бу предметны да БДИ формасында бирү буенча эш алып барылачак.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?