ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Милләттәш

Айрат Фәррахов Мәскәүдә узган киңәшмәдә катнашты

19 Август 2010,12:18

Мәскәүдә сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүнең төбәк программаларын булдыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үтте

(Казан, 19 август, “Татар-информ”). Мәскәүдә сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүнең төбәк программаларын булдыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үтте. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов һәм министр урынбасары Әнәс Гыйльманов катнашты.
«Сәламәтлек саклау өлкәсендә модернизацияләү, беренче чиратта, барлык россиялеләр өчен сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтү шартларын тудыру. Сез халык фикеренә колак салырга тиеш. Хәзер модернизацияләү дип бөтен эшләгән эшләрне дә атыйлар. Әмма без аңлыйбыз: модернизация - һәр төбәктә яшәүчеләргә сыйфатлы медицина ярдәмен алуга шартлар тудыру ул”, - диде РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова.
Үз чыгышында ул “Мәҗбүри медицина иминияте” законын карауны октябрь аена күчерү кирәклеген дә әйтте. Бу әлеге законны сәламәтлек саклау өлкәсендәге башка законнар, аерым алганда, “Халык сәламәтлеген саклау турында”гы һәм пациентлар хокукларын яклауга караган законнар белән синхронлаштырырга мөмкинлек бирәчәк, диде ул. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.


 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?