ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда көзге культуралар чәчү мәйданын 603 мең га кадәр җиткерү планлаштырыла

Татарстанда көзге культуралар чәчү мәйданын 603 мең га кадәр җиткерү планлаштырыла 28 Август 2010,13:51

Бу санны арттыру көндәлек яңгырларның корылык вәзгыятен сизелерлек яхшыртуы белән бәйле

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда көзге культуралар чәчү мәйданнарын 603 мең га кадәр җиткерү планлаштырыла. Бу санны арттыру көндәлек яңгырларның корылык вәзгыятен сизелерлек яхшыртуы белән бәйле. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында белдерделәр.
Искә төшереп үтәбез, узган ел көзге чәчүлекләр 809 мең гектарны били иде. 400 мең гектардан артык мәйданга көзге бодай чәчелгән, 90 мең гектарны көзге тритикале били иде, калган мәйданда – көзге арыш. Быел һава шартлары яхшы булмау сәбәпле, аграрийлар көзге культураларны зур мәйданга чәчәргә шикләнә. Башта 300 мең гектарга гына чәчәргә планлаштырганнар иде, әмма соңгы вакытта яуган яңгырлар яхшы нәтиҗә бирде.
Бүгенге көндә республикада 185,1 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 31 процентын тәшкил итә. Бу авыл хуҗалыгы эшләрен башкаруда Әлки районы игенчеләре лидерлар рәтендә, алар 66 процент мәйданда эшләрне төгәлләгән, Арча – 64 процент, Яшел Үзән – 58, Әтнә - 54 процент, Саба - 51.
Буа, Чүпрәле, Мөслим, Түбән Кама, Тәтеш һәм республиканың башка районнарына да көзге чәчү эшләрен тизләтергә кирәк, дип саныйлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?