Узган тәүлектә ТРда 3430 тонна сөт җитештерелгән
Бу узган ел белән чагыштырганда 98 процент дигән сүз
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә ТРда 3430 тонна сөт җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 98 процент дигән сүз. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгында белдерделәр.
Бер тәүлектә һәр сыердан 13,6 килограмм сөт савып алынган, узган ел бу сан 13,7 кг тәшкил иткән.
Сөт җитештерү буенча Әлки районы лидерлар рәтендә, анда бер тәүлектә 184,2 тонна сөт савып алганнар, Арчада – 154,5, Балтачта – 140,7, Яшел Үзәндә – 134,1 тонна, Кукмарада – 133,1.
Шул ук вакытта Биектау, Менделеевски, Лаеш, Лениногорски, Тәтеш һәм ТРның башка районнарында һәр сыердан 11,5 кг чамсы сөт савып алынган.






Шәрехләмә язарга