Корылыкка да карамастан, Татарстанның Тәтеш районында ашлык һәм терлек азыгын үз көчләре белән үстергәннәр
Бу көннәрдә аграрийлар республикадан читтә терлек азыгының җитмәгән күләмен әзерли
(Казан, 30 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Корылыкка да карамастан, Татарстанның Тәтеш районында ашлык һәм терлек азыгын үз көчләре белән үстергәннәр. Бу көннәрдә аграрийлар республикадан читтә терлек азыгының җитмәгән күләмен әзерли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына әлеге муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Николай Зотов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, районда, башкалардан аермалы буларак, аз булса да яңгыр яугалап үткән. Дөрес, бу уңышның бер өлеше генә. Уңышның язмышын район аграрийлары тарафыннан үз вакытында үткәрелгән агротехника чаралары хәл иткән.
Бу көннәрдә аграрийлар республикадан читтә терлек азыгының җитмәгән күләмен әзерли. Ульян өлкәсендә (Тәтеш районыннан әлеге өлкәне нибары 130 чакрым юл аерып тора) мобиль отряд эшли, алар урында ук 2 мең тоннага якын силос салачак. Соңрак әлеге терлек азыгын Тәтеш районына алып кайтачаклар.
Сүз уңаеннан, бүген Тәтеш районында яшәүчеләр район оешуның 80 еллыгын билгеләп үтә. Район үзәгендәге стадионда тантаналы чара уза.






Шәрехләмә язарга