ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Авыл хуҗалыгы

Татарстан терлекчеләре алдагы кышка планнар билгеләячәк

30 Август 2010,12:15

Быел терлекләрне кышлату беркайчан булмаганча кыен шартларда узачак

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Якын көннәрдә Татарстан терлекчеләре алдагы кышка планнар билгеләячәк. Быел терлекләрне кышлату беркайчан булмаганча кыен шартларда узачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Терлекләрне җәйге лагерьлардан терлекчелек комплексларына күчерүгә багышланган зона киңәшмәләре республиканың Әгерҗе, Актаныш, Чирмешән, Нурлат, Әтнә һәм Апас районнарында узачак. Киңәшмәләр барышында җәйге чорда терлекләрнең сакланышына нәтиҗә ясалачак, шулай ук 2010-2011 еллардагы көзге-кышкы чорга бурычлар билгеләү күздә тотыла.
Төп бурыч - быелгы аномаль корылыкка бәйле катлаулы шартларда терлекләрнең баш саны һәм продуктлылыгы кимүгә юл куймау. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм аның структур бүлекчәләре белгечләре терлекчеләр һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләренә терлек азыгын рациональ файдалану, аны терлекләргә ашату өчен дөрес итеп әзерләү хакында сөйләячәк. Кышлатуга бәйле катлаулы шартларда терлекләрдә күзәтелергә мөмкин булган йогышлы авыруларга аерым игътибар биреләчәк.


 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?