“Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында милләттәшләребез турында яңа тапшыру эфирга чыга башлый
31 Август 2010,14:46Рус телендәге “Мы-татары” тапшырулар циклы 4 сентябрьдән башлап һәр шимбә 18 сәгать 30 минутта эфирга чыгачак
(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Тиздән “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында милләтттәшләребез турында рус телендә яңа тапшырулар циклы эфирга чыга башлый. “Мы-татары” циклы республика телевидениесендә 1997 елдан бирле эфирга чыгып килде. “Панорама-телефильм” иҗат берләшмәсе әзерләгән әлеге тапшыруларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургта яшәүче милләттәшләребез тормышы, аларның язмышы тасвирланды.
Тәнәфестән соң, быел “Панорама-телефильм” әлеге циклны дәвам итәргә булды. “Сберечь корни...” дип аталган беренче фильмда сүз Уфада яшәүче өч татар гаиләсе турында барачак. Алар - милли мәдәниятне, туган телне, гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыручылар. Бу гаиләләр өчен иң мөһиме байлык яисә карьера түгел, ә милли тамырларны саклау.
“Мы-татары” тапшырулар циклы 4 сентябрьдән башлап һәр шимбә 18 сәгать 30 минутта эфирга чыгачак.






Шәрехләмә язарга