Республикадагы ашлык фондында бодай орлыгының 222,7 мең тонна күләмендә запасы бар
“Татарстанда икмәк пешерүчеләрне он белән тәэмин итүдә проблемалар булмаячак”, - дип белдерде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов.
(Казан, 31 август, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүгенге көндә республикадагы ашлык фондында бодай орлыгының 222,7 мең тонна күләмендә запасы бар. Бу икмәк пешерүчеләрне он белән тәэмин итү өчен җитәрлек. Шуның өстенә республика элеваторларында 274 мең тонна орлык саклана. Бу халыкның ихтыяҗын капларга җитә, дип белдерде бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов.
Аның сүзләренә караганда, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы он тарту предприятиеләренә бодайны сатып алу өчен дотация бирә. Бу исә икмәкнең социаль әһәмиятле төрләренә бәяне күтәрмәскә мөмкинлек бирә. Бүген өченче класслы бодайның тоннасы 6 мең сум тора. Предприятиеләр аны 5 мең 300 сумнан сатып ала. Бәя аермасын (700 сум) ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каплый.






Шәрехләмә язарга