С.Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында яңа 45-нче сезон 8 октябрьдә ачыла
Яңа концерт сезонын Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры ачып җибәрәчәк
(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). 6 сентябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында ТР Дәүләт симфоник оркестрының яңа баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Александр Сладковскийның беренче матбугат конференциясе узачак.
Искә төшереп үтәбез, оркестрының дирижеры булган Фоат Мансуров быелның июнендә якты дөнья белән хушлашты. Казанга эшкә билгеләнер алдыннан, Александр Сладковский “Яңа Россия” Россия Дәүләт симфоник оркестры һәм Санкт-Петербург консерваториясенең Дәүләт опера һәм балет театры белән җитәкчелек иткән. Узган концерт сезонында ТР Дәүләт смифоник оркестры берничә тапкыр аның җитәкчелегендә чыгыш ясаган. Быелның 8 октябрендә Татарстанның симфоник оркестры С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залының яңа 45-нче сезонын ачып җибәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Белешмә өчен: Александр Сладковский 1965 елда Таганрог шәһәрендә туа. Мәскәүнең Чайковский исемендәге Дәүләт һәм Санкт-Петербургның Римский-Корсаков исемендәге консерваторияләрен тәмамлый. 1997-2001 елларда - Санкт-Петербургның Дәүләт Академия капелласының симфоник оркестры дирижеры. 2001-2003 елларда Санкт-Петербург консерваториясенең Дәүләт опера һәм балет театры баш дирижеры вазифасын башкара. 2002 елдан ул – “Россия Яшьләр филармониясе”нең сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры. 2004 елның маеннан Санкт-Петербургның Дәүләт Академия капелласы симфоник оркестры баш дирижеры. 2005 елның апреленнән - Россия Милли оркестрының даими дирижеры булган. Александр Сладковский – Россия атказанган артисты, С.Прокофьев исемендәге Халыкара конкурсы лауреаты.






Шәрехләмә язарга