Татарстан фураж ашлыгын Казакъстаннан сатып алырга ниятли
Фураж ашлыгының җитмәгән күләме 1,5 миллион тонна тәшкил итә
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан фураж ашлыгын Казакъстаннан сатып алырга ниятли. Фураж ашлыгының җитмәгән күләме 1,5 миллион тонна тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Ашлыкка, шул исәптән фураж ашлыгына да бәяләр өзлексез арта. Шуңа да карамастан, ТР терлекчелек тармагы өчен фураж ашлыгы тулы күләмдә сатып алыначак.
Моннан тыш, Беларусь Республикасы белән катнаш азык китерү турында килешүгә ирешелгән, Татарстанның терлекчелек тармагы аңа да ихтыяҗ кичерә. Фураж ашлыгын һәм катнаш азыкны Татарстанга кышка кадәр алып кайтачаклар.






Шәрехләмә язарга