“Яшь ТНВ” туган көнен бәйрәм итә
“Яшь ТНВ”ның төп бурычларының берсе балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, аларда Ватанны ярату хисләрен тәрбияләү
(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы кысаларында эфирга чыгучы “Яшь ТНВ” каналы бу көннәрдә туган көнен – 1 яшьлеген билгеләп үтә.
“Татарстан-Яңа гасыр” каналында балалар һәм яшьләр өчен “Яшь ТНВ” ны булдыру тәкъдимен ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев керткән иде. Телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов моны хуплап алды. Шул рәвешле, моннан 1 ел элек татар телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү һәм аны популярлаштыру, киләчәгебез булган сәләтле балалар, яшьләр белән таныштыру, алар белән ныклы элемтә булдыру, татар халкының милли традицияләренә, рухи мирасына якынайтуны максат иткән канал эшләп китте. “Яшь ТНВ”ның төп бурычларының берсе балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, аларда Ватанны ярату хисләрен тәрбияләү. Бүген каналны кече яшьтәгеләр генә түгел, өлкән буын да яратып карый.
Канал кече яшьтәге балалар өчен “Күчтәнәч”, “Хочу мультфильм!” тапшыруларын, мәктәп балалары өчен “Тамчы-шоу” интеллектуаль викторинасын, яшьләр өчен “Яшьләр тукталышы” һәм “Син -минеке, мин-синеке” тапшыруларын тәкъдим итә, татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнарны, спектакльләрне трансляцияли. Быел татар мәктәпләре тормышы белән таныштыручы “Мәктәп” тапшыруы да эшли башлады. Быел “Яшь ТНВ” да гына түгел, “Татарстан-Яңа гасыр” тарихында зур вакыйга булды- “Күчтәнәч” тапшыруы ТЭФИ” яулады.






Шәрехләмә язарга