Казанда Елена Белякова һәм аның укучылары күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк
8 сентябрьдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Эстетик тәрбия үзәгендә “Хыялны тормышка ашырып. Рәссам-педагог Е.Белякова һәм аның укучылары” исемле күргәзмә ачыла
(Казан, 1 сентябрь, “Татар-информ”). 8 сентябрьдә 15 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Эстетик тәрбия үзәгендә “Хыялны тормышка ашырып. Рәссам-педагог Е.Белякова һәм аның укучылары” исемле күргәзмә ачыла. Чара Россиядә Укытучы елына һәм 2008 елның сентябрендә Эстетик тәрбия үзәген ачуга багышлана.
Экспозициядә Елена Белякованың һәм Совет районындагы 93-нче гимназиясе, 4-нче балалар сәнгать мәктәбе, музей сынлы сәнгать студиясендә шөгыльләнүчеләрнең 83 рәсем, графика һәм акварель эше тәкъдим ителәчәк.
Елена Белякова 1980 елда 4-нче балалар сәнгать мәктәбен һәм Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Казанның танылган рәссамнары - З.Потягунин, М.Майоров, Т.М.Юдина, М.Х.Хәертдинов, С.П.Слесарский, Ф.Х.Якупов, Ю.С.Елизарова-Томус дәресләрен ала. Яхшы педагог булырга аңа СССР халык рәссамы М.Неменский булыша. Елена Анатольевна Россия белем бирү академиясе университетының сәнгать бүлегендә читтән торып укый. Педагог буларак “Отличник” социаль проекты лауреаты Дипломына һәм “Путь к Мастерству” I район педагогик конференциясендә катнашучы Дипломына лаек була.
2008 елда Эстетик тәрбия үзәге ачылу белән сынлы сәнгать студияләре дә булдырыла. Монда мәктәп укучылары рәсем ясарга өйрәнә. Әлеге студияләрнең җитәкчесе Елена Белякова була. Аның дәресләрендә балалар гына түгел, ата-аналар да рәсем ясау белән шөгыльләнә. Күргәзмә сентябрь ае дәвамында эшләячәк. Экспозицияне карарга килүчеләр өчен Елена Белякова күрсәтмә дәресләр дә бирәчәк дип көтелә. Әлеге мәгълүматны ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.






Шәрехләмә язарга