Татарстанда ел башыннан алып 76,6 мең тонна кош ите һәм 526,2 миллион данә йомырка җитештерелгән
Бу узган елның шул чорына карата 107 һәм 113,5 процент тәшкил итә
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда ел башыннан алып 76,6 мең тонна кош ите һәм 526,2 миллион данә йомырка җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына карата 107 һәм 113,5 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Татптицепром” ААҖннән хәбәр иттеләр.
“Юбилейная” ААҖ иң зур уңышка ирешкән, биредә әлеге чорда 333,7 миллион данә йомырка җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына карата – 120, республикада җитештерелгән барлык йомырканың 60 проценттан артыгын тәшкил итә.
Кош ите җитештерүдә “Чаллы Бройлер” ҖЧҖ әйдәп бара, биредә 48 мең тонна кош ите җитештерелгән. Бу узган елның шул чорына карата – 109, республикада җитештерелгән барлык кош итенең 62,6 процентын тәшкил итә.






Шәрехләмә язарга