ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Рәсми хәбәрләр

ТР Буа районы яхшы якка үзгәрә, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин

1 Сентябрь 2010,17:37

ТР Дәүләт Советы Рәисе Буа муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды

(Буа, 1 сентябрь, "Татар-информ", Алия Сабирова). Буа муниципаль районы яхшы якка үзгәрә - соңгы елларда районда яңа объектлар төзелә, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү өчен күп эш башкарыла. Бу хакта бүген журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Буа районына эшлекле сәфәре нәтиҗәләре буенча белдерде.
Татарстан парламенты җитәкчесе Буада Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак йорт ачты. Бу йортта 6 сугыш ветераны яшәячәк. Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны 2010 елның маенда торак алырга чиратка баскан, ярты ел вакыт үтмәде дә, ул яңа фатирлы булды.
Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен торак йортны ачканда, ил һәм республика җитәкчелеге ветераннарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә җитди игътибар бирә, дип ассызыклады. Ул яңа фатир алучыларны өй туйлары белән котлады.
Аннары республика Дәүләт Советы рәисе Буада күп функцияле үзәкне ачу тантанасында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин бу үзәкнең ачылуы Буада яшәүчеләр өчен уңайлы булачак, чөнки биредә социаль хезмәтләр бер бинада урнашкан, дип билгеләп үтте. Бүген, Белем көнендә, Буа районында тагын бер мөһим вакыйга – Россия Пенсия фондының Буа районы идарәсе рәсми рәвештә ачылды.
Буа районында яшәүчеләр өчен “Яшьләр” паркында күп функцияле физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеше башлану да зур бүләк булды.
“Буада яшәүчеләр тырыш, хезмәтчән булулары белән шәһәрне яхшы якка үзгәртәләр”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе. Ул шулай ук район җитәкчелеге авыл хуҗалыгы продукцияләре бәясен тотрыклы итү һәм халыкны продукт белән тәэмин итү өчен бар көчен куя дип белдерде.
Мисал өчен, Буа районында эшмәкәр Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов кибет ачкан, анда арзанрак бәядән авыл хуҗалыгы продуктлары сатыла. Аның сүзләренчә, булдыра алмаслык эшләр юк, бары тик эшмәкәр социаль яктан җаваплы булырга һәм халыкны продукт белән тәэмин итү буенча уйлап эш итәргә тиеш. Ул тәҗрибә уртаклашырга әзер.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?