Балык Бистәсендә 8100 гектарда көзге чәчү эшләре башкарылган
“Фаворит” агрофирмасы аеруча зур оешканлык күрсәтә
(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Балык Бистәсе муниципаль районы кырларында көзге чәчү эшләре кызган төстә бара. Планшлаштырылган 17320 гектар мәйданның хәзерге вакытта 8100 гектары чәчелгән, дип хәбәр ителә “Авыл офыклары”нда.
“Фаворит” агрофирмасы аеруча зур оешканлык күрсәтә. Анда көзге чәчүне инде тәмамлаганнар да. Киләсе ел уңышына нигез салуда бүген “Азык-төлек корпорациясе”, “Кама” агрофирмасы, “ВЗП” һәм “Кулон” хуҗалыклары да нәтиҗәле эшлиләр.






Шәрехләмә язарга