Казанда ике көн эчендә Белоруссиядән китерелгән 100 тоннага якын бәрәңге сатылган
2 Сентябрь 2010,12:17Белгечләр шәһәр халкы кышка бәрәңге сатып ала башлады, дип фараз кыла
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанда ике көн эчендә Белоруссиядән китерелгән 100 тоннага якын бәрәңге сатылган. Белгечләр шәһәр халкы кышка бәрәңге сатып ала башлады, дип фараз кыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бәрәңгенең килограммын 17 сумга саталар. Сатучылар алыпсатарлардан котылу өчен бәрәңгене күпләп сатарга ярамавы турында кисәтә.
Шәһәр халкына шунысын да белергә кирәк: бәрәңге сатыла торган урыннарда “Татплодоовощпром” яки “Татарстан кулланучылар берлеге”нең вывескалары булырга тиеш, чөнки быел нәкъ менә шушы операторларга авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга һәм сатарга күрсәтмә бирелгән.






Шәрехләмә язарга