ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Авыл хуҗалыгы

Арчада район советы комиссиясенең утырышы булды

2 Сентябрь 2010,13:28

Аның барышында райондагы төзекләндү, авыл хуҗалыгы, җир мәсьәләләре һәм тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре каралды

(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Арча муниципаль районы советының төзекләндерү, авыл хуҗалыгы, җир мәсьәләләре һәм тирә-як мохитне саклау буенча даими комиссия утырышы булды, дип хәбәр итә “Арча хәбәрләре”.
Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды. Көн тәртибендә “Терлекчелек продукциясен арттыру, терлекләрнең продуктлылыгын күтәрү буенча чаралар турында”гы мәсьәлә каралды. Үз чыгышында Любовь Осина кайбер хуҗалыкларда терлекчелеккә игътибар җитеп бетмәвен ассызыклады. Моның нәтиҗәсендә продукция җитештерүнең кимүен әйтеп узды. Бу “Союз-агро”, “Шиһабетдинов”, “Аю” хуҗалыкларына аеруча кагыла. “Союз-агро”да ферма территорияләрендә, торакларда тәртип юк, төзекләндерү үткәрелмәгән, азык юк, терлекләр ач.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рафил Исмәгыйлов терлекчелектә булган җитешсезлекләргә тукталдылар. Быел субсидия продукция җитештерүне арттырган хуҗалыкларга гына биреләчәк.
- Ике ел элек хуҗалыкны алганда хәл тагын да начаррак иде, - диде “Союз-агро” ширкәте директоры Айдар Вальщиков. – Төзекләндерәбез, сөтүткәргечләр сузарга исәплибез. Үзгәртеп кору өчен 20-25 миллион сум акча кирәк, андый акча бездә юк. Амарант чәчеп карадык – чыкмады, рапс чәчтек – тишелмәде.
Утырышка терлек торакларын үзгәртеп корып, заманча җиһазлап эшләүче, әмма соңгы вакытта сөт җитештерү кимегән “Вамин-Арча”, “Северный” хуҗалыклары җитәкчеләре дә чакырылган иде. “Северный” хуҗалыгы җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин сөт кимүне сыерлар бозаулау вакытының күчүе белән аңлатты.
“Вамин-Арча” ширкәтендә азык мәсьәләсе җитди тора, шуңа күрә читкә чыгып әзерләүгә зур игътибар бирәләр.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?