Татарстанның Чистай районы фермеры гаилә сөт фермасы төзергә ниятли
Раил Харисов сыер һәм кәҗәләрнең баш санын 400 гә җиткермәкче
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның Чистай районы фермеры гаилә сөт фермасы төзергә ниятли. Раил Харисов сыер һәм кәҗәләрнең баш санын 400 гә җиткермәкче. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров хәбәр итте.
Бүгенге көндә Р.Харисовның хуҗалыгында 100 сыер һәм 50 кәҗә исәпләнә. Сыерларның баш санын ул ике мәртәбә арттырырга, ә кәҗәләрне 150 гә җиткерергә ниятли. Шунлыктан ул гаилә сөт фермасы ачарга карар кылган да инде. Моның өчен фермерга 5 миллион сумга якын акча кирәк. 7 миллион сумга якын акчаны ул сөт продуктларының киң ассортиментын җитештерү өчен сөтне тирәнтен эшкәртү җиһазы сатып алуга тотарга тели.
Чималның җитмәгән күләмен ул райондагы башка фермерлардан һәм шәхси хуҗалыклардан сатып алырга ниятли.
Хәзерге вакытта фермер финансларга бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә тырыша. Әмма Татарстанның агросәнәгать предприятиеләренә кредит бирүче банк Р.Харисовның үтенечен канәгатьләндерүдән баш тарткан.
К.Байтимеров фикеренчә, ул әлеге фермерга ярдәм кулы суза алачак. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен ул Татарстанның авыл җирендәге кулланучылар кредит кооперативларын җәлеп итәргә ниятли.






Шәрехләмә язарга