Әлмәт татар дәүләт драма театры быелгы 66 нчы сезонын гастрольләр елы дип атарга уйлый
Сентябрьдә бер төркем артистлар Башкортстан, Чиләбе, Ижау якларына юл ала
(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәт татар дәүләт драма театры быелгы 66 нчы сезонын гастрольләр елы дип атарга уйлый. Затлы шәһәрнең матур бинасында ярымстационар шартларда эшләргә ияләшеп һәм җайлашып беткән театр ерак юлга кузгалырга җыена.
Сентябрьдә бер төркем артистлар Башкортстан, Чиләбе, Ижау якларына юл ала. Театр юл уңаеннан 11 сентябрьдә Башкортстанның Сибай шәһәрендә чыгыш ясаячак. 12сеннән 22 сентябрьгә кадәр гастрольләр Чиләбе өлкәсендә дәвам итәчәк.
Әлмәт театры спектакльләрен Магнитогорск, Чиләбе, Югары Уфалы, Озёрск, Златоуст, Миасс, Сатка, Усть-Катав шәһәрләрендә, Метлино, Конашак эшчеләр бистәләрендә яшәүчеләр карый алачак. Театр биредә яшәүче милләттәшләребезгә Наил Гаетбайның “Кызлар килде авылга” концерт-спектаклен тәкъдим итәчәк.
Наил Гаетбайның “Кызлар килде авылга” спектаклендә театрның танылган артистлары янәшәсендә яшьләр дә чыгыш ясый. Спектакльне Россиянең - атказанган, Татарстанның халык артисты, бик күп артистлар тәрбияләгән педагог Илдар Хәйруллин сәхнәләштергән.
Спектакль - яшьләр хакында. Авылда кызлар юк, бөтенесен аллы-гөлле шәһәр тормышы үзенә суырып алган. 5-6 ел авылда бала туганы юк, мәктәпне ябып куйганнар. Кызларсыз егетләр эчүгә сабышып, ялкауга әйләнеп беткән, тормышлары да, үзләре дә ямьсез. Шушы хәлләрдән борчуга сабышкан Мәстүрә апа туган авылы Ерыклыны коткару өчен көрәшкә чыга.
Ул (Татарстанның халык артисткасы Раушания Фәйзуллина) Казанга китеп, үзен табалмый интегүче, “рухи азык түгел, акча эзләп” авылларда концерт биреп йөрүче кызларны авылының буйдак егетләренә димли. Ансамбль җитәкчесе «кечкенә вә төш кенә» Райлә (Элмира Яһудина) - авыл бригадиры Әмиргә (Эдуард Латыйпов), гыйшкы иясен эзләүче хыялый кыз Кәүсәрия (Гөлнара Вәлиева) - клубтагы бердәнбер баянны трактор белән таптаган салмыш Хәйбуллага (Нәфис Габдрахманов), җырчы кыз Ләйсән (Эльвира Һадиева) “көнгә ун җыр язып, кичкә шуларның икесен генә истә тотучы” клуб мөдире Әхтәмгә (Фазыл Насыйбуллин) насыйп була.
Калын кесәле, зур җитәкчегә кияүгә чыгарга ниятләгән, авылга килеп төшкәч тә егетләрне үзенә генә каратып торган Нурания генә (Нәфисә Исмәгыйлева) ялгыз кала. Чибәрләрне күргәч, егетләр күңеленә дә дәрт, мәхәббәт иңә. Спектакльдә үткән елларның эстрада хитлары яңгырый, егетләр-кызлар “тере тавыш” белән чын концерт күрсәтәләр. Бу хакта театрның әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова хәбәр итә.






Шәрехләмә язарга