ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Мәдәният

Казанда Халыкара музей форумы ачылачак

6 Сентябрь 2010,10:16

14 сентябрьдә Казанда Халыкара музей форумы ачыла. Чара Татарстанның Милли музеена 115 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган юбилей тантаналары кысаларында оештырыла

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). 14 сентябрьдә Казанда Халыкара музей форумы ачыла. Чара Татарстанның Милли музеена 115 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган юбилей тантаналары кысаларында оештырыла.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, форумга Россия һәм якын чит илләрдән – Беларусь, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әзәрбәйҗан, Литва республикаларыннан музей белгечләре чакырыла. Чарада Россиянең иң эре музейлары – Дәүләт Эрмитажы, Дәүләт тарихи музее, Рус музее, Россия этнография музее, Дәүләт Дарвин музее һәм башка музейлар җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.
Форум кысаларында “Музей һәм җәмгыять: берләшүнең заманча модельләре” халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аның кысаларында фәнни секцияләр, төрле проблемалар күтәреләчәк семинарлар, “түгәрәк өстәл”ләр эшләячәк. Секцияләр утырышлары ТР Милли музее, Г.Тукай әдәби музее, Е.Боратынский музее, А.М.Горький әдәби-мемориаль музее, В.И.Ленин музей-йорты, Табигать тарихы музеенда үтәчәк.
Форумда шулай ук Россия Музейлар берлеге һәм Халыкары музейлар берлегенең Россия комитеты президиумнарының киңәйтелгән утырышлары да каралган. Анда Россиянең атаклы музейлары директорлары – Дәүләт Эрмитажы җитәкчесе М.Пиотровский, “Ясная Поляна” Л.Толстой музей утары” Дәүләт мемориаль һәм табигать тыюлыгы директоры В.И.Толстойның да катнашуы көтелә. Форум 18 сентябрьдә ябылачак.


 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?