ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Мәдәният

Популяр шагыйрь Рәмис Аймәт милләттәшләрне концертка чакыра

6 Сентябрь 2010,11:14

3 октябрь көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Рамис Аймәт тәкъдим итә...” дип исемләнгән концерт узачак

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). 3 октябрь көнне “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Рамис Аймәт тәкъдим итә...” дип исемләнгән концерт узачак. Чара популяр җырлар авторы, шагыйрь Рамис Аймәтнең туган көненә багышлана. Ул туган көнен 4 октябрьдә билгеләп үтәчәк.
Музыка кичәсендә танылган эстрада башкаручылары – Венера Ганиева, Хәния Фәрхи, Гүзәл Уразова, Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар, Алсу Әбелханова, Илдар Хәкимов, Алсу Хәбибуллина, Румия Фәтхетдинова, Ләйсән Җамал, Илсаф, Илнар Сәйфиев, Резидә Тухвәтуллина, Илшат Вәлиев, Альбина Апанаева, Ләйсән Сөнәгатова, Азалия Рәмис Аймәт сүзләренә язылган җырларны бүләк итәчәк. Концертта “Дорога из города” бию театры да чыгыш ясаячак.
Бүгенге көндә Рәмис Аймәт – Г.Тукай әдәби музее директоры. Вазифа башкаруга карамастан, ул шигырьләр иҗат итүне дәвам итә. Аның сүзләренә язылган “Син минем җанымның яртысы”, “Нурлар чәчеп яшә, әнкәй”, “Син җитмисең җанга”, “Моңгы яңгыр”, “Мин эзләрмен сине”, “Сөю ялкыннары”, “Диңгез кызы”, “Бәхетләргә илтсен юлыбыз”, “Китәсең...”, “Пар аккошлар күрсәм” һәм башка җырлары татар халкының яраткан җырларына әверелә.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?