ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Рәсми хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: “Урманнарның милли байлык икәнен онытырга ярамый”

Рөстәм Миңнеханов: “Урманнарның милли байлык икәнен онытырга ярамый” 6 Сентябрь 2010,16:53

Бу минутларда ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты рәислегендә видеоконференция режимында урманнардан файдалану, аларны саклау, яңадан торгызу мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уза

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бу минутларда ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында урманнардан файдалану, аларны саклау, яңадан торгызу мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уза. Аның эшендә Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вера Солдатова да катнаша. Җыенның максаты - урманнарны саклау һәм торгызу өлкәсендә ирешелгән казанышларны барлау белән бергә, бу өлкәдә җитешсезлекләрне җентекле анализлап, республикада урманнарны саклауны тәэмин итү чараларын һәм юлларын бергәләп эзләү.
Әле 19 гасырда гына элекке Казан губернасы территориясенең яртысыннан артыгын урманнар алып торса, бүген Татарстан территориясенең 17,4 проценты гына урман массивларына туры килә. ТР Президенты үзенең кереш чыгышында билгеләп узганча, урманнар чагыштырмача аз мәйданны алып торуга карамастан, республика өчен урман комплексының социаль -икътисади үсешне, экологик иминлекне тәэмин итү ягыннан әһәмияте зур. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, хәзер илдә урман мөнәсәбәтләрен яңа шартларда формалаштыру процессы инде тәмамланды. Төбәкләргә бу өлкәдә киң вәкаләтләр бирелгән, урман ресурсларын файдалануның яңа тәртибе кертелгән. Бүген урманнарны үзләштерү аның максаты һәм урманнан файдалану төре буенча анык билгеләнә.
Президент ассызыклаганча, соңгы елларда РФ Хөкүмәте урманнардан файдалану, саклау өлкәләрендә мөһим карарлар кабул итте. Күптән түгел Рослесхоз РФ Хөкүмәтенең туры буйсынуына күчте. Бу Рослесхозның әһәмияте тагын да артачагына дәлил. Рөстәм Миңнеханов искәртүенчә, Татарстанда да соңгы елларда урман хуҗалыгын тәртип салу буенча җитди эшләр башкарыла. Алар, беренче чиратта, бездәге урман потенциалын үстерүгә, урман хуҗалыгы белән идарәнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлгән.
Билгеле булганча, агымдагы елның февралендә ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татарстанда 2018 елга кадәр урман хуҗалыгын үстерү Стратегиясе расланды. Аның нигезендә, якындагы 10 елда республика территориясендәге урман массивлары мәйданын 20 процентка җиткерү бурычы куела. Президент бүгенге көндә урман хуҗалыгын үстерү буенча 2010-2014 елларга максатчан программа төзелүенә игътибар юнәлтте. Урман хуҗалыкларының матди-техник базаларын ныгыту һ.б. максатларга финанслар 2011 ел бюджетына салынган.
“Урманчылар алдында төп бурыч - урманнарның экологик функциясен тәэмин итү һәм саклау, уңайлы яшәү тирәлеген булдыру, экологик проблемаларны чишү. Моңа өстәп, узган җәй урман массивларын янгыннардан саклау зарурлыгын бөтен җитдилеге белән ачты”, -ди Президент. Республика башлыгы шул катлаулы чорда урманнарны саклауда фидакарьлек күрсәткән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, эчке эшләр хезмәткәрләре, урманчыларга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде. Президент ассызыклаганча, республика территориясендә зур масштаблы урман янгыннарына юл куелмау, үз вакытында чаралар күрү, техниканы дөрес эшкә җигү нәтиҗәсе. Ул алга таба да урман бүлекчәләрен техника белән тәэмин итүне дәвам итү бурычын куйды.

Бүген урманнарны янгыннардан гына түгел, рөхсәтсез кисүчеләрдән дә саклау кирәк. Бу өлкәдә дә чишәсе мәсьәләләр җитәрлек әле. “Бу мәсьәләләрдә без оператив булырга тиеш. Урманнарның милли байлык икәнен онытырга ярамый”, - дип ассызыклады Президент.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?