Түбән Кама күлләре һәм елгаларындагы сулар кирәгеннән артык саеккан
Монарчы мондый аяныч хәлнең күзәтелгәне юк иде әле, ди экологлар
(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). ТР Түбән Кама муниципаль районындагы елга һәм күлләрдәге су күләме кирәгеннән артык саеккан. Бу хакта Түбән Кама телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Хәзерге вакытта Чулман елгасындагы су критик билгегә килеп җиткән. Ул 49 метр да 5 сантиметр тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч нормадан 3 метрга кимрәк. Моңарчы мондый аяныч хәлнең күзәтелгәне юк иде әле, ди экологлар. Алар моны табигатьнең тотрыксыз торуы белән бәйләп аңлаталар. Чөнки кыш аз карлы, ә җәй коры килде.
Күлләрдәге суларның кимүе аркасында балыклар зыян күрә: алар, кислород җитмәгәнлектән, күпләп үләләр. Биредәге хәлләр экологик катастрофага якынлаша. Аномаль эсселек аркасында грунт сулары да киткән, сулыклар үлән белән капланган.






Шәрехләмә язарга