Республика Хөкүмәте Түбән Кама районы авыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтте
7 Сентябрь 2010,12:05Районның шәхси хуҗалыкларына 1450 баш мөгезле эре терлек өчен печән бүлеп бирелде
(Түбән Кама, 7 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Татарстан Хөкүмәте шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек асраучы түбәнкамалыларга ярдәм күрсәтте.
Аномаль эсселек аркасында быел терлек азыгы җитмәүгә бәйле мәсьәлә аеруча кискен тора. Нәкъ менә шунлыктан, шәхси секторга ярдәм күрсәтү һәм терлекләрне күпләп суюга юл куймау максатыннан, республика хакимиятләре терлек азыгы сатып алу өчен акча бүлеп бирү турында карар кабул итте.
Түбән Кама районында бер мең ярымга якын шәхси хуҗалыкка ярдәм күрсәтелде. Һәр сыерга 740 килограмм терлек азыгы бүлеп бирелде. Түбән Кама районы гына да 6 миллион сумлык ярдәм алды.






Шәрехләмә язарга