Иртәгә күрсәтмә дәресләр һәм Россия нейрохирурглары Ассоциациясенең XXXI пленумы узачак.
Иртәгә күрсәтмә дәресләр һәм Россия нейрохирурглары Ассоциациясенең XXXI пленумы узачак.
(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). 8 сентябрьдә Казанда Бөтендөнья нейрохирурглар җәмгыятьләре Федерациясе курслары башлана. Анда җир шарының 11 иленнән 18 әйдәүче белгеч лекцияләр укыячак. Курсларда Россия, Татарстан, Казахстан һәм Украинадан 200дән артык нейрохирург катнашачак.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, курслар кысаларында Казанга кунак булып Бөтендөнья нейрохирургия җәмгыятьләре Федерациясе президенты Peter M.Black (АКШ), федерациянең белем бирү һәм укыту комитеты рәисе Yoko Kato (Япония), Россия нейрохирурглары Ассоциациясе президенты, Н.Бурденко исемендәге нейрохирургия Институты директоры А.Коновалов киләчәк.
Иртәгә күрсәтмә дәресләр һәм Россия нейрохирурглары Ассоциациясенең XXXI пленумы узачак.






Шәрехләмә язарга