ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Мәдәният

II һәвәскәр кино фестивале 14 сентябрьдә ачыла

7 Сентябрь 2010,17:07

VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында уза торган II һәвәскәр кино фестиваленә заявкалар 10 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). VI Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында уза торган II һәвәскәр кино фестиваленә заявкалар 10 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Бүгенге көндә әлеге фестивальгә 50гә якын фильм тәкъдим ителгән. Быел фестиваль бүләкләренә АКШ, Балтыйк буе, Россия һәм Татарстан кино сөючеләре дәгъва итә.
Фестивальнең максаты – яшь кинематографистларга ярдәм күрсәтү, аларга үсеш өчен шартлар тудыру, яшьләр арасында кинематография сәнгатен таныту. II һәвәскәр кино фестивале 14 сентябрьдә 10 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында ачыла. Анда иң яхшы фильмнар күрсәтеләчәк. Бу көнне шулай ук җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да узачак.
Кинокартиналарны авторитетлы жюри бәялиячәк. Аның составына ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, “Бердәм Россия” сәяси фиркасенең Татарстандагы төбәк бүлеге матбугат-атташе Елена Крайнова, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Матуров, “Казан киностудиясе” ААҖте генераль директоры Михаил Михайлов, кинорежиссер Николай Морозов, ТР Мәдәният министрлыгының кинематография бүлеге баш киңәшчесе Владимир Николаев, “Татарстан Студентлар лигасы” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Тимур Сөләйманов, “Казанские ведомости” гәзите баш мөхәррире Венера Якупова керделәр.
Фестивальнең җиңүчесе дәүләт ярдәме белән дебют фильмын төшерә алачак. Быел Татарстанның студентлар лигасы тарафыннан студентларга багышланган иң яхшы фильм өчен махсус приз әзерли, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат хезмәте.

 

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?