ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Мәдәният

Казанда Мәхмүт Окутанның күргәзмәсе ачылды

7 Сентябрь 2010,17:37

Бүген Казан Кремлендәге “Манеж” күргәзмәләр үзәгендә Төркия фотографы Мәхмүт Окутанның «Пусть они улыбаются снова» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Казан Кремлендәге “Манеж” күргәзмәләр үзәгендә Төркия фотографы Мәхмүт Окутанның «Пусть они улыбаются снова» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.
Мәхмүт Окутан 1966 елда Әнкара каласында туа. Урта Көнчыгыш Техника университетының фәлсәфә факультетын тәмамлый. Париждагы Лес Люмьер универстетында фотограф Жан-Лу Сиефадан дәресләр ала. Ул төрки илләрдә иҗат итүче фото осталарын берләштерүче “Каппадокиядә 5 көн” дип исемләнгән иҗат фотолабораториясен оештыра. М.Окутан Париж, Казан, Баку, Астана, Әнкара, Стамбул һәм Карачи шәһәрләрендә уза торган күргәзмәләрдә, Пакыстанда “Сидх рухы” проектында катнаша. Аның эшләре АКШ, Россия, Швейцария, Франция, Төркия, Пакыстандагы шәхси тупланмаларында саклана.
Быелның апрель аенда Мәхмүт Окутан Пакыстанга сәяхәт кылган иде. Күптән түгел фото төшерү барган районны су баскан. Бәлки, фотога төшкән кешеләр инде исән дә түгел. Баштагы мәгълүмат буенча, Пакыстанда 1600 кеше һәлак булган, 250 мең йорт җимерелгән, 1,5 миллион кеше йортсыз калган, 4 мең 400 авыл су астында калган. Барыгы 4,5 миллион кеше зыян күргән, 2,5 миллион кеше бүген ярдәмгә мохтаҗ.
«Пусть они улыбаются снова» фотокүргәзмәсе хәйрия максатыннан да оештырыла. Күргәзмәдән кергән акча Пакыстан халкына ярдәм күрсәтүгә тотылачак. Күргәзмәне “Тамаша” продюсерлык үзәге оештыра. Бу турыда үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?