ТР Балтач районындагы яңа мәктәп 3 айда төзелгән
7 Сентябрь 2010,17:50Фәрит Мөхәммәтшин Балтач районына эшлекле сәфәр кылды
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Нина Нарыкова). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе ТР Балтач районына эшлекле сәфәр кылды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты, физкультура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов озатып йөрде.
Бүген Балтач районының Кече Лыза авылында яңа мәктәп ачылу төп вакыйга булды. Ул бары тик 3 айда төзелеп беткән. Төзелешне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үз контроленә алган.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чиратында, республика бюджетыннан акча алырга ярдәм иткән, проектның смета бәясе 68 миллион сум тәшкил иткән. Нәтиҗә озак көттермәде: 2 катлы, 162 урынга исәпләнгән 2372 кв. метр мәйданлы мәктәп уңайлы урында урнашкан.
“Бүген безнең өчен шатлыклы вакыйга. Сентябрь - яңа мәктәпләр ачу вакыты. Укучылар иске мәктәптә укый башласалар да, хәзер алар яңа мәктәпкә йөри алачак. Безнең сәләтле балаларыбыз уңайлы шартлар тудырылган мәктәптә белем алулары мөһим”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин бүген мәктәп ишегалдына җыелган укучылар һәм ата-аналар алдында ясаган чыгышында. Ул мәгариф учреждениесенә компьютер классын алуга сертификат тапшырды.
Альберт Гыйльметдинов, үз чиратында, Татарстанда кабул ителгән “Киләчәк” мәгарифне үстерү стратегиясе турында сөйләде. Ул педагогларның яшәү дәрәҗәсен күтәрергә һәм ТР да мәгариф системасын сыйфатлы үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк.
Район кунаклары мәктәпне карагач, “Бердәм Россия” партиясе социаль проектын чынга ашыру кысаларында төзелгән универсаль спорт залын ачу тантанасына китте. Мондый зал районга күптән кирәк иде. Биредә спорт мәктәбе бар, анда 1159 укучы шөгыльләнә. Хәзер монда инвентарь проблемасы булмаячак. Фәрит Мөхәммәтшин яңа комплекс җитәкчелегенә спорт җиһазлары алу өчен 100 мең сумга сертификат тапшырды.
Республика парламенты башлыгы эшлекле сәфәр кысаларында Бәек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны торак йортында булды. Ул йорт ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы буенча төзелгән. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин күптән түгел капиталь ремонт төгәлләнгән йортта яшәүчеләр белән дә очрашты.






Шәрехләмә язарга