Анатолий Фомин Казан лицейларының берсендә “булачак сәясәтчеләр” белән очрашты
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре Хокук белеме атналыгында актив катнаша
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре Хокук белеме атналыгында актив катнаша. 7-8 сентябрь көннәрендә алар Казан мәктәпләрендә булып, өлкән сыйныф укучыларына Россиянең сайлау системасы, булачак яшь сайлаучыларның хокуклары һәм бурычлары хакында сөйләячәк.
Бүген республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин Казанның Мәскәү районында урнашкан 2 нче интернат-лицейда булды. “Булачак сәясәтчеләр» белән очрашу түгәрәк өстәл форматында дусларча җылы мөнәсәбәттә узды.
Әңгәмәне, тулаем алганда, “Гражданин. Сайлаучы. Сайлаулар» дип исемләргә мөмкин. Очрашу башында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе билгеләп үткәнчә, кешенең бөтен тормышы – теге яки бу юлны сайлау ул. Тар мәгънәдә исә ул җитәкчене, лидерны сайлау да. А.Фомин ассызыклап үткәнчә, без теге яки бу кандидатны сайлаганда, халыкны борчыган проблемаларны хәл итәргә сәләтле кешеләрне сайлыйбыз. “Безнең очрашу актив сәяси һәм иҗтимагый позициягә этәргеч булып хезмәт итәр дип өметләнәм”, - диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Очрашу барышында А.Фомин укучыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының сайлау системасы хакында сөйләде. Ул ассызыклап үткәнчә, күптән түгел Россия Дәүләт Думасы кабул иткән закон нигезендә муниципаль сайлауларда яшь цензы 21 яшьтән 18 яшькә кадәр киметелгән. Үз кандидатураларын тәкъдим итүчеләрнең күпчелеген бизнес белән шөгыльләнүче яшьләр, юристлар һәм сәясәтчеләр тәшкил итә, дип билгеләп үтте А.Фомин.
Интернат-лицейда укучылар сәясәт һәм сайлау процессы белән кызыксына булып чыкты. Алар игътибар белән тыңлап кына калмады, актив рәвештә сораулар бирде, башка илләрнең сайлау комиссиясе, Үзәк сайлау комиссиясенең эше белән кызыксынды, хәтта Үзәк сайлау комиссиясе рәисенә шәхси сораулар да бирде. Анатолий Фоминның “Ак Барс”, УНИКС һәм “Рубин”ның актив җанатары икәнлеге ачыкланды.
Моннан тыш, укучылар сайлау процессы белән бәйле кайбер мәсьәләләргә карата үз фикерләрен белдерде. Аерым алганда, лицейда укучыларның берсе 18 яшьлек депутат тормыш тәҗрибәсеннән башка кабул ителә торган карарлар өчен тулысынча җавап бирә алмый, дип саный.
Очрашу ахырында Анатолий Фомин булачак депутатлар һәм сәясәтчеләргә үз киңәшләрен бирде. Аның фикеренчә, депутат яки сайлаучы булу өчен яхшы укырга, үзеңне сәяси өлкәдә күрсәтергә, иҗтимагый чараларда актив катнашырга кирәк.
“Иң мөһиме – актив сәяси, иҗтимагый һәм социаль позициягә карата кызыксыну уяту. Без дәүләт, республика, район һәм шәһәр белән идарә итүдә турыдан-туры катнашачак яшьләр белән очрашабыз”, - диде журналистларга биргән интервьюсында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе һәм яшьләрнең сайлау процессында актив катнашуын ассызыклады.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре ТР Дәүләт Советы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрелә торган парламент дәресе кысаларында өлкән сыйныф укучылары белән очрашуларны дәвам итәчәк.






Шәрехләмә язарга