ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Фән һәм мәгариф

Түбән Камада балалар бакчаларын тикшерәләр

7 Сентябрь 2010,18:55

Махсус комиссия әгъзалары мәктәпкәчә учреждениеләрнең яңа уку елы башына әзерлеген бәяли

(Түбән Кама, 7 сентябрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада мәктәпкәчә учреждениеләрне яңа уку елына кабул итә башладылар.
Берничә көн эчендә махсус комиссия әгъзалары – янгын күзәтчелеге, сәламәтлек саклау һәм мәгариф идарәсе, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре һәм муниципаль хакимият вәкилләре алдында шәһәрнең 60 тан артык балалар бакчасын тикшерү бурычы тора.
Кичә авыллардагы мәктәпкәчә учреждениеләрне (алар Түбән Кама районында барлыгы 23) кабул итү төгәлләнде. Аларда кимчелекләр ачыкланмады, барысы да балаларны каршы алуга яхшылап әзерләнгән.
Махсус комиссияләр эшенең гомуми нәтиҗәләре октябрь аенда, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең педагогик конференциясендә игълан ителәчәк. Шәһәр һәм райондагы иң яхшы балалар бакчалары “Сәламәтлек балалар бакчасы”, “Балалар бакчасы – полимәдәни киңлек”, “Балалар бакчасы – уеннар дөньясы”, “Балалар бакчасы – иҗат территориясе” һәм “Балалар бакчасы – балачак академиясе” номинацияләрендә билгеләнәчәк. Иң күп балл җыйган призерларны I, II һәм III дәрәҗә дипломнар көтә. Абсолют җиңүче “Ел балалар бакчасы” титулына ия булачак.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?