“Баулынефть”тә тантаналы җыелыш булып үтте
Ул “Татнефть” төзелүенә 60 ел тулуга багышланды
(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Нефтьчеләр көне, шулай ук “Татнефть” компаниясенең төзелүенә 60 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан “Баулынефть” идарәсенең актлар залында тантаналы җыелыш үткәрелде, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” газетасы.
“Баулынефть” идарәсе башлыгы Гали Ганиев үз чыгышында беренче нефть чыганакларын эшкәртү, Баулы нефть һәм газ чыгару идарәсе төзелү тарихына кыскача кагылып узды. Ул ундүрт бригада составында айлар буе скважиналар бораулаган беренче нефтьчеләрнең нинди авырлыклар белән җиңүгә ирешүләрен билгеләп үтте. Юлларның, инженерлык коммуникацияләренең булмавы, махсус техниканың җитешмәве, кул хезмәтенең өстенлек итүе, вакытлы торакта яшәү – беренче нефтьчеләрнең хезмәт шартлары әнә шундый була. Шуңа да карамастан, нефть чыгару удар темплар белән алып барыла.
– Бүген, актив нефть запаслары күләменең зур булмавын исәпкә алып, бөтен көч-тырышлыкны авыр чыгарылучы нефть чыганаклары запасларын эшкәртүгә һәм табуга юнәлтергә, эшнең сыйфатын камилләштерүгә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлтергә кирәк. Беренче нефтьчеләрне рәхмәт хисләре белән искә алып, без аларның эстафетасын үз дәвам-чыларыбызга тапшырырга тиешбез, – дип йомгак ясады Гали Газизович.
Җыелышта “Баулынефть” идарәсенең элекке башлыгы Иван Саблин үзенең истәлекләре белән уртаклашты, яшьләр белән эшләү турында ППД цехының әйдәүче технологы Роман Чернов сөйләде. Профком рәисе Илгиз Хаҗиев үз коллективын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде.
Җыелыш ахырында производство алдынгылары бүләкләнде.






Шәрехләмә язарга