ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять

Бухарест Гарипов истәлегенә - мемориаль такта

8 Сентябрь 2010,10:05

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Бухарест Гарипов Баулы шәһәренең Һ.Такташ урамында яшәгән

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Шушы көннәрдә Баулы шәһәренең Һади Такташ урамындагы 17нче санлы йортка Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Бухарест Гарипов истәлегенә граниттан эшләнгән мемориаль такта куелды. Бу хакта “Хезмәткә дан” хәбәрчеләре яза.
Митингка Бухарест Мәхмүтовичны яхшы белгән кешеләр һәм аның гаилә әгъзалары җыйналды. Мемориаль тактаны урнаштыруны оештыручы Удмурт Ташлысы авыл җирлеге башлыгы, музей каршындагы “Тарих сәхифәләре” туган якны өйрәнү клубы җитәкчесе Валерий Козлов Бухарест Гариповның истәлеген мәңгеләштерергә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Б.Гариповның тол хатыны искә алуынча, Бухарест Мәхмүтович идеяләр генераторы булган, һәрвакыт вакыйгалар эчендә кайнаган. Аның тормышыбызны яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәренең күпчелеге тормышка ашырылды. Аны бүген күпләр сагынып искә ала.
Ул яшәгән йортның диварындагы әлеге гранит такта баулылыларга эчкерсез һәм хыялый, талантлы артист һәм гаҗәеп яхшы кеше, кече ватанының чын патриоты Бухарест Гарипов турында хәтерләтеп торыр.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?