ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Спорт

Бүген Казанда хоккей сезоны ачыла

Бүген Казанда хоккей сезоны ачыла 8 Сентябрь 2010,10:42

“Ак Барс” һәм берләштерелгән “Динамо” клубы арасындагы Ачылыш Кубогы матчы белән Континенталь хоккей лигасында өченче сезон старт ала

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Казандагы зур хоккей бәйрәме белән бүген Континенталь хоккей лигасында өченче сезон ачыла. “Ак Барс” һәм Мәскәүнең берләштерелгән “Динамо” хоккей клубы Ачылыш Кубогы өчен көч сынашачак. Белгәнебезчә, “Динамо” берләштерелгән клубы узган сезон финалисты Мәскәү өлкәсенең МВД командасы дәвамчысы. Сезон соңында Балашиха командасы Мәскәү “Динамо”сы белән берләштерелгән иде.
Ике тапкыр Гагарин Кубогы ияләре “барс”лар Ачылыш Кубогы өчен инде икенче тапкыр көрәшә. Узган сезон ачылышында “Ак Барс” Ярославль “Локомотив”ын 3:2 исәбе белән җиңеп, Кубокны яулаган иде инде. Бүген “Татнефть Арена”да узачак очрашуга Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 7 дә старт бирелә. Ә аңа кадәр Боз сараенда Континенталь хоккей лигасы җитәкчеләре катнашында матбугат очрашуы узачак.
Сентябрь календарена килгәндә, айның беренче яртысында “Ак Барс” өч уенны үз бозында уздыра. Мәскәү “Динамо“сыннан тыш, Татарстан башкаласына быел гына КХЛ га кушылган Словакиянең “Лев” командасы, Чехов шәһәренең “Витяз”ы киләчәк. 17 сентябрьдән 24 енә кадәр “барс”лар көндәшләре бозында уйный. Маршрут Магнитогорски, Рига, Мински һәм Мәскәү аша узачак. 27 сентябрьдә Казанда Татарстанның ике командасы -“Ак Барс” белән “Нефтехимик” очраша. 29 сентябрьдә Казан бозында ут күршеләр - “Ак Барс” белән “Салават Юлаев” очраша.
Яңа сезонда регуляр чемпионат 2011 елның 20 февралендә тәмамланачак. Командалар арасында Гагарин Кубогы өчен ярыш 23 февральдә старт ала. “Плей-офф”ның барлык сериясе теге яки бу команданың 4 җиңүенә кадәр дәвам итә. Матчларда төп вакыт уртак исәпкә тәмамланганда, беренче ташланган алкага кадәр 20 минутлык өстәмә вакыт бирелә. Финал очрашуларының соңгы 7 нче матчы (таләп ителгәндә) 20 апрельгә билгеләнгән.


 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?