“КАМАЗ” Хабаровскида махсус машиналар җыю өчен “КАМАЗ-Көнчыгыш” компаниясен гамәлгә куйды
“КАМАЗ” ААҖ автомобильләрнең махсус версияләрен җыю өчен “КАМАЗ-Көнчыгыш” ҖЧҖен гамәлгә куйды
(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). “КАМАЗ” ААҖ компаниянең йөк машиналары базасында автомобильләрнең махсус версияләрен җыю өчен “КАМАЗ-Көнчыгыш” ҖЧҖен гамәлгә куйды.
Компания хәбәрендә әйтелгәнчә, “КАМАЗ-Көнчыгыш” ҖЧҖ 5 августта оештырыла. “КАМАЗ”ның рәсми вәкиле Олег Афанасьев “Интерфакс” агентлыгына белдергәнчә, “КАМАЗ-Көнчыгыш” компаниясе җирле җитештерүчеләрнең корылмаларын кулланып йөк машиналарының махсус версияләрен төзү өчен булдырылган.
Май аенда “КАМАЗ”ның 2010 елның ахырына кадәр Хабаровскида йөк автомобильләре җыя башларга ниятләве хакында хәбәр ителгән иде. Проект куәте елына 200-250 автомобильне тәшкил иткән җыю производствосы компаниянең Хабаровскидагы автоүзәгендә урнашачак.






Шәрехләмә язарга