КФУ Венесуэладан студентлар кабул итәргә әзер
Боливарианск Республикасының РФдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хосе Гарсия Эрнандес Казан университетында булды
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Венесуэланың Боливарианский Республикасының РФдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хосе Гарсия Эрнандес Казан университетында булды.
Визит кысаларында КФУ президенты Мәкъсүм Сәлахов һәм халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы Андрей Крылов белән очрашты, дип хәбәр итә вуз матбугат хезмәте.
Мәкъсүм Сәлахов кыскача вузның эшчәнлеге, шулай ук аның тарихы турында сәйләде. “Университет үз традицияләре, фәнни мәктәпләре, бөек ачышлары һәм танылган студентлары белән данлыклы”, - дип ассызыклады ул. Ул яңа статуста университетның перспективалары турында әйткәндә, яңа юнәлешләрне үстереләчәк, студентлар саны, чит ил студентлары саны да артачак, дип белдерде. Вуз җитәкчселеге вәкилләре тарафынан хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр белдеререлде.
Илче җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм университетның үзенчәлекле аурасын билгеләп үтте. Ул күп гомерен илендәге югары уку йортларындап белем бирүгә багышлаган, шуңа күрә аңа Россиянең борынгы университетларыныың берсендә булу аеруча күңелле. “Миңа Владимир Ленин һәм Лев Толстой укыган бинада булу кызыклы. Мин рус язучыларының әсәрләрен укып, рус тарихы һәм мәдәнияте турында күп нәрсә беләм”, - дип билгеләп үтте дәрәҗәле кунак.
“Килешү буенча Россия безгә төрле вузларда студентларны укыту өчен 50 стипендия тәкъдим итә. Хәзер без университетларны карыйбыз, сезнең вузның кайбер белгечлекләре кызыксындырды. Казан федераль университетында Венесуэладан алты студент укыды, аларның саны артуын телибез”, - дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга Уго Хосе Гарсия Эрнандес.
“Без студентларны кабул итәргә әзер, бары тик белгечлекләр буенча ачыклык кертергә кирәк. Вузның өстенлекле юнәлешләре арасында мәгълүмат технологияләре, нефтеразведка, физика, биология, генетика, биохимия һәм химия”, - диде Мәкъсүм Сәлахов. Андрей Крылов, үз чиратында, университет базасында чит ил студентлары өчен әзерлек факультетлары оештырылган, Ауропа таләпләренә туры килә торган яшәү шартлары булдырылган, дип өстәде.
Аннары илче Казан университетының Тарих музее экспозициясен карады.






Шәрехләмә язарга