ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Икътисад

Илшат Фәрдиев: “Һәр чыгарылган нефть барреле үсеш проектларына конверсияләнергә тиеш”

Илшат Фәрдиев: “Һәр чыгарылган нефть барреле үсеш проектларына конверсияләнергә тиеш” 8 Сентябрь 2010,12:41

Казанда “Нефтьне һәм газны разведкалау, чыгару, эшкәртүдә инновацияләр һәм технологияләр” исеме астында конференция башланды

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Бүген “Казан ярминкәсе” территориясендә “Нефтьне һәм газны разведкалау, чыгару, эшкәртүдә инновацияләр һәм технологияләр” исеме астында халыкара фәнни конференция башланды. Ул “Татнефть” компаниясенең 60 еллыгына багышланган “Нефть, газ. Нефтехимия” XVII халыкара күргәзмәсе кысаларында уза. Конференцияне оештыручылар – Татарстан Министрлар Кабинеты, ТР Энергетика министры һәм ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ, ТР Фәннәр академиясе, “Татнефть” ААҖ, “Нефтеконсорциум” ЯАҖ.
Премьер-министр урынбасары, Татарстан энергетика министры Илшат Фәрдиев “Нефть табышы һәм нефть химиясе ТР инновацион үсеш базасы буларак” доклады белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, ресурсларны куллану планында бүгенге буын киләсе буын вәкилләре мөмкинлекләре исәбенә яши. Шуңа күрә һәр чыгарылган нефть барреле Татарстанның үсеш проектларына конверсияләнергә тиеш.
Вице-премьер Нефть тармагының төп стратегик юнәлешләре буларак, яңа нефть ятмаларын эзләү һәм разведкалау, эшкәртүгә түбән продуктлы запасларны җәлеп итүне, нефть чыгару коэффициентын күтәрүне, югары сутлы нефть һәм битум ятмаларын үзләштерүне атады.
ТР энергетика министры урынбасары Ирина Ларочкина геологоразведка һәм нефть табышы өлкәсендә чимал базасы һәм инновацион үсеш юнәлешләре турында сөйләде. Ул китергән мәгълүматлар буенча, Татарстанда запаслар һәм ресурслар структурасы шундый ки, бүгенге дәрәҗәдәге нефть табышы алу өчен 28 ел дәвамында җитәрлек, якынча бәяләнгән запаслар һәм перспективалы ресурслар бар. Алар тагын 7 елга җитәрлек. Моның белән бергә ресурсларның 70 проценттан артыгы авыр чыгарыла торганга керә.
ТатНИПИнефть директоры Равил Ибатуллин "Татнефть"нең пластларның нефть табышын күтәрү өлкәмсендәге эшләнмәләре турында сөйләде һәм яңа технологияләр керткән очракта дәүләт файдасына исәп-хисап китерде.
9-10 сентябрьдә конференция дәвам итәчәк.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?