“La Primavera” яңа концерт сезонын ача
22 сентябрьдә Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "LA PRIMAVERA" Казан дәүләт камера оркестры С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында 22-нче концерт сезонын ача
(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). 22 сентябрьдә Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге "LA PRIMAVERA" Казан дәүләт камера оркестры С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында 22-нче концерт сезонын ача.
2010-2011 елгы концерт сезонында “La Primavera” бислары” концертлар циклы дәвам итәчәк. 22 сентябрьдә бу циклдан беренче концерт оештырыла. Музыка кичәсендә Л.Андерсон, Й.Брамс, А.Гадэ, Э.Григ, К.Дебюсси, И.Дунаевский, К.Караев, Ф.Крейслер, Ф.Лей, Дж.Макхью, В.Моцарт, М.Равель, С.Сәйдәшев, Я. Сибелиус, Р.Хэмтон, Д.Шостакович, И.Штраус кебек композиторларның әсәрләре яңгыраячак.
"La Primavera" оркестрының директоры Фәнис Чулпанов яңа концерт сезонында музыка сөючеләрен премьералар да көтүе турында хәбәр итте. Беренче тапкыр, октябрь аенда казанлыларга М.Таривердиевның “Ожидание” дигән миниоперасы тәкъдим ителәчәк. Чит илләрдән чакырылган музыкантлар белән уртак концертлары да булачак дип көтелә.






Шәрехләмә язарга