ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Фән һәм мәгариф, Һәлакәт

Быел җәен республикада балигъ булмаганнар тарафыннан 313 җинаять кылынган

8 Сентябрь 2010,13:33

Соңгы елларда мәктәп балалары арасында наркотик кулланучылар сизелерлек кимесә дә, алкоголь кулланучылар арткан

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел җәен Татарстанда балалар сәламәтлеген ныгыту буенча 118 стационар һәм палаткалардан төзелгән 73 лагерь эшләгән, аларда барлыгы 58 меңнән күбрәк бала һәм яшүсмер ял иткән.

Шушы вакыт дәвамында балигъ булмаганнар тарафыннан республикада 313 җинаять кылынган һәм бу башка еллардагыдан шактый ким, бәхеткә, арада зур җинаятьләр күзәтелмәгән. Хокук тәртибе бозуларның күпчелеге әйбер урлауга кайтып калса, тикшерә башлагач, яртысы ялган мәгълүмат булып чыга: укучы бала, әйтик, кесә телефонын югалта да, ата-анасына дөресен белгертүдән куркып, урлаганнар, дип әйтә, дөрес, соңыннан хакыйкать ачыла... Соңгы елларда мәктәп балалары арасында наркотик кулланучылар сизелерлек кимесә дә, 14-16 яшьлекләр арасында алкоголь кулланучылар арткан, аеруча сыра эчеп исерүчеләр күзәтелә. Гомумән алганда, зур җинаятьләр елына да нибары 2-3 кенә туры килә.

Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында Татарстан уку йортларында куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә әлеге министрлыкның милиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениеләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Лев Гершанов шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, уку елы башлану уңаеннан 1 сентябрь көнне республика буенча үткәрелгән тантаналы чаралар 2218 белем бирү учреждениесендә булган, аларда 640 меңләп кеше катнашкан, шуларның 400 меңләбе - укучы. Террористик актларны булдырмас өчен җәмәгать тәртибе сагына 4 меңнән күбрәк милиция хезмәткәре, шәхси сакчылык предприятиесенең 213 хезмәткәре һәм “Форпост”, Яшьләрнең хокук саклау органнарына ярдәм итү берләшмәсе - МОСПО кебек яшьләр оешмаларының 634 вәкиле җәлеп кителгән. Нәтиҗәдә, ул көнне мәгариф учреждениеләрендә нинди дә булса җинаять кылу очрагы күзәтелмәгән.

 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?