ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Хәзерге вакытта мәктәп инспекторларының һәркайсына кимендә 3 уку йорты туры килә

8 Сентябрь 2010,13:34

Сәгать иртәнге 7дән алып дәресләр беткәнчегә кадәр күп бала укыган мәгариф учреждениеләрендә барлыгы 3 меңнән артык милиция хезмәткәре кизү тора

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Яңа уку елы башлану белән, 10 сентябрьгә кадәр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләрен куркынычсызлык мәсьәләсендә тикшерә.

Хәзерге вакытта мәктәп инспекторлары, ә алар квалификацияле 96 белгеч һәм һәркайсына кимендә 3 уку йорты туры килә, яңабаштан мәктәпләргә беркетелгән, алар җинаятьләрне кисәтү юнәлешендә төрле чаралар үткәрә, дип белдерде бүген Татарстан уку йортларында куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының милиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениеләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Лев Гершанов. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта сәгать иртәнге 7дән алып дәресләр беткәнчегә кадәр күп бала укыган мәгариф учреждениеләрендә 3 меңнән артык милиция хезмәткәре кизү тора, шул исәптән территориягә кергән транспортны да тикшерә. Шулай ук яшүсмерләр күпләп җыелган урыннарга рейдлар оештырыла, уку йорты җитәкчелеге, педагоглар һәм башка хезмәтләр белән берлектә гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта эвакуацияләү буенча күнегүләр үткәрелә һ.б.

Хәзер ата-аналар балаларын кайбер зур мәгариф учреждениеләренә эчтән дә, тыштан да куелган видеокамералар буенча өйләрендәге телевизорлар аша күзәтә ала. Моннан тыш, әйтик, Казанның Имәнлек (Дубравный) микрорайонында шундый 14 видеокамера эшли һәм инде 2 меңләп абонент тоташкан. “XXI гасыр”, “Азино” микрорайоннарындагы кебек торак милекчеләре ширкәтләре, идарәче компанияләр торак йортлар, автомобиль кую мәйданчыклары тирәли дә видеокамера куйдыра һәм машинасын шундый ысул кулланып саклау очсызгарак төшә, төгәлрәге, аена 1200-1300 сум урынына 700 сум түлисе була. Аерым алганда, “Азино”да 19 видеокамера тирә-якны “күзли”, алар санын исә 50гә җиткерү күздә тотыла. Казанда яңа төзелә торган объектларда, шул исәптән торак йортларда да, шундый җайланмалар куела бара, чыннан да, ул куркынычсызлык мәсьәләсендә үзен аклый, дигән фикердә идарә башлыгы. Алга таба моны бөтен республикада гамәлгә кертү ниятләнә, әйтик, Түбән Кама мәктәп һәм гимназияләренең 38ендә эчтән дә, тышкы яктан да видеокүзләү оештырылган, диспетчерлык пунктлары эшли, язмалар исә 2 атналап саклана.

Төп массакүләм мәгълүмат һәм коммуникация чаралары журналистлары белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында булган бүгенге очрашуда әнә шул хакта сүз булды.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?