ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Рәсми хәбәрләр

Р.Миңнеханов: “Без нефть чыгаручы төбәк буларак, үзебезне кече нефть компанияләре үсешеннән башка күз алдына китерә алмыйбыз”

8 Сентябрь 2010,15:15

ТР Президенты Тау токымнарын үзләштерүчеләр югары советы вәкилләре белән очрашты

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге советы, Тау токымнарын үзләштерүчеләр югары советы вәкилләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Анда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов, ТР Президенты консультанты Ренат Мөслимов һ.б. катнашты.
Очрашуда кече һәм урта бизнес компанияләренең чыгаруда, нефть ятмалары табуда катнашу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстанда кече нефть компанияләрен үстерүгә һәм ярдәм итүгә җитди игътибар бирелә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Кече нефть компанияләре Татарстан Республикасы буенча углеводород чималы табышы гомуми күләменең 20 процентын тәшкил итә. Аның фикеренчә, кече нефть компанияләренә билгеле ярдәм күрсәтелгән вакытта, гомумән Россия буенча нефть табышы күләмен арттырырга мөмкин.
ТР Президенты делегация әгъзаларына Татарстанга нефть чыгаручы төбәк буларак игътибар бирелүләре өчен рәхмәт белдерде. “Без нефть чыгаручы төбәк буларак, үзебезне кече нефть компанияләре үсешеннән башка күз алдына китерә алмыйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге советы рәисе, Тау токымнарын үзләштерүчеләр югары советы рәисе Юрий Шафраник, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенең нефть чыгаручы комплексларга мөнәсәбәтен югары бәялим, дип белдерде.
Моннан тыш, ул “Татанефть” ААҖ кебек эре компанияләр кече нефть компанияләре белән партнерлар мөнәсәбәтендә булулары мөһим факт булып тора, дип белдерде. Юрий Шафраник сүзләренчә, кече һәм урта бизнесның минераль-чимал комплексын үстерүдә катнашканда яңа эш урыннары булдырылуга аеруча игътибар бирергә кирәк, урта класс оештыру өчен шартлар формалаша, социаль инфраструктурага ярдәм ителә.
Татарстан Президенты Нефть, газ сәнәгатьчеләре берлеге советы, Тау токымнарын үзләштерүчеләр югары советы әгъзаларына уртак утырыш үткәрү кысаларында нәтиҗәле эш, шулай ук “Нефть, газ. Нефтехимия” 17 нче халыкара күргәзмәне һәм “XXI гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары” 5 нче күргәзмәне, “Нефть һәм газ ятмаларын разведкалау, чыгару һәм эшкәртүдә инновацияләр һәм технологияләр” XVII Халыкара конференцияне уңышлы үткәрергә теләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?