ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Рәсми хәбәрләр, Дин

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады 9 Сентябрь 2010,05:43

“Ислам диненең рухи-мәдәни мөмкинлеге алга таба да диннәр һәм милләтләр арасындагы татулыкның һәм республикабыз казанышларының нигезе булып торачак”, - диелә котлауда

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады.

Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!

Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!
Һәрбер мөселман өчен зур сынау булган ураза вакытын – Рамазан аен төгәлләүче бу мөкатдәс бәйрәм җир йөзенә игелек һәм шәфкать кебек гомумкешелек кыйммәтләрен тарата, яңа рухи тәҗрибә тупларга, эчке дөньябызны камилләштерергә мөмкинлек бирә. Бу изге көннәрдә һәр мөэмин-мөселман ятимнәргә, игътибарга мохтаҗ, ялгыз һәм авыру кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Чөнки тормышыбызның әхлакый чисталыгына бары тик игелекле гамәлләр аша гына ирешеп була.
Татарстан милли үзенчәлекләрне саклый, җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен һәм дин тотучыларның бердәмлеген ныгыта торган күркәм дини традицияләргә ия. Иманым камил, ислам диненең рухи-мәдәни мөмкинлеге алга таба да диннәр һәм милләтләр арасындагы татулыкның һәм республикабыз казанышларының нигезе булып торачак.
Ураза бәйрәме иманыбызны ныгытсын, гаиләләребезгә шатлык китерсен, киләчәккә ышаныч һәм өмет иңдерсен!
Барыгызга да чын йөрәктән игелек, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телим!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.


 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?