Р.Миңнеханов Төньяк Осетия-Алания Республикасы башлыгы Таймураз Мамсуровка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады
“Күпмилләтле Татарстан халкы Төньяк Осетия халкының кайгысын уртаклаша, аларга теләктәшлек белдерә”, - дигән юллар бар анда
(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төньяк Осетия-Алания Республикасы башлыгы Таймураз Мамсуровка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
“Татарстан халкы кичә Владикавказның Үзәк базарында булган шартлау, анда һәлак булучылар һәм җәрәхәт алучылар турындагы хәбәрне сызлану, әрнү белән кабул итте. Күпмилләтле Татарстан халкы һәлак булучыларның якыннарының, барлык Төньяк Осетия халкының кайгысын уртаклаша, аларга теләктәшлек белдерә”, -дигән юллар бар бу телеграммада.






Шәрехләмә язарга