ВИДЕО-АРХИВ:  

18.01.2012

126



Адымнар
Адымнар     

08.02.2012

23



Татарстан хәбәрләре
Татарстан хәбәрләре  

30.01.2012

73



Видеоконференцияләр
Видеоконференцияләр    
Рәсми хәбәрләр

ТР Хөкүмәте һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы арасында мөһим килешү төзелде

10 Сентябрь 2010,14:08

Анда Татарстан территориясен һәм халкын табигать бәла-казаларыннан, техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында әйтелә

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында ТР Хөкүмәте һәм РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү буенча министрлыгы арасында мөһим килешү имзанды.
Әлеге документта Татарстан территориясен һәм аның халкын табигать бәла-казаларыннан һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, аларның нәтиҗәләрен бетерү, муниципальара һәм төбәкара характердагы һәлакәтләрдән коткару һ.б. кичектергесез эшләр оештыру һәм үткәрү буенча бер-берсенә үзләренең вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны өлешчә тапшыру турында сүз бара. Анда, шулай ук, дәүләт янгынга каршы көрәш хезмәте көчләре белән янгыннар сүндерү, гражданнар оборонасы буенча муниципальара һәм төбәкара дәрәҗәдәге чараларны оештыру, республика территориясендәге сулыкларда кешеләрне эзләү һәм коткару эшләрен башкару турында да әйтелә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү буенча министры, армия генералы Сергей Шойгу тарафыннан имзаланган әлеге килешү 2016 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә булачак.


 

Сез текстта хата таптыгызмы? Аны аерып алыгыз һәм Ctrl + Enter тәртибендә басыгыз . Orphus системасы кулланыла.

Шәрехләмә язарга

Тычканга басып яңартыла


Хөрмәтле сайтка керүчеләр!
Сез безнең сайтның аудиториясен билгеләүдә
актив катнаша аласыз.
Сезнең кем икәнлегезне аңлап, без сайтны
сезнең өчен уңайлы һәм кызыклы итә алабыз.

[Ответить] [В следующий раз] [Не отвечать]
Опрос
Сез кем?
Сезгә ничә яшь?




Белемегез?

Сез кайда яшисез?





Нинди тармакта эшлисез?


Кем булып эшлисез?


Сайтка нинди максат белән керәсез?