Казанда 20 февральдә Мәүлид кичәсе уза
Кичә программасына мөнәҗәтләр, нәшидләр, хәзрәтләрнең вәгазьләре, салаватлар һәм мәүлидләр әйтү кертелгән
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). 20 февральдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в) багышланган Мәүлид кичәсе үтәчәк. Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Кичә программасына мөнәҗәтләр, нәшидләр, хәзрәтләрнең вәгазьләре, салаватлар һәм мәүлидләр әйтү кертелгән. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов, ТР Үзәк төбәге казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, ТР Төньяк-көнбатыш төбәге казые Сөләйман хәзрәт Зарипов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин катнашачак. Шулай ук тамашачы каршында Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, ТРның атказанган артисты ИлСаф, яшь башкаручы Ширин әл-Әнси, “Сорнай” һәм “Җомга” ансамбльләре, Татарстанның Тәтеш районы Келәш авылы балалар коллективы чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.






Написать комментарий